"Табигать варислары" һәм "Лесовичок" мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар Урман хуҗалыгы музее экспозициясе белән танышты

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Бүген Арча районы Лесхоз урта мәктәбенең "Табигать варислары" һәм Тәтеш районы Урюм урта мәктәбенең "Лесовичок" мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар Министрлыкның Урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.

"Мин урманны, җәен дә, кышын да анда йөрергә яратам. Узган елның сентябрендә "Табигать варислары" мәктәп урманчылыгы составына кердем, – дип сөйләде 7 нче сыйныф укучысы Зилә Шәвәлиева. – "Макулатура бир – агачны коткар", "Татарстанның чиста урманнары" акцияләрендә катнашырга өлгердек инде, шулай ук без күркә, бөре һәм батарейкалар да җыйдык. Миңа Урман хуҗалыгы музеенда булу, элек нинди тармак булуын, аның ничек үзгәрүен белү бик кызык булды".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International