Равил Кузюров: "Уңышка ирешү өчен 5 сыйфат мөһим – намус, тыйнаклык, җаваплылык, һәр кешегә хөрмәт һәм үсеш теләге"

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының 3 нче курс студентлары белән очрашты.

Очрашу барышында Равил Кузюров студентларга үзенең тормыш юлы, һөнәр сайлавы һәм ничек җитәкче булуы турында сөйләде. "Мин, әлбәттә, өлкәннәр күзәтүе астында, 6нчы сыйныфтан соң ук каникулларда эшли башладым, – дип уртаклашты министр. – Һөнәри лицейны тәмамладым, "3 нче разрядлы ташчы" белгечлеге алгач, армиядә хезмәт иттем һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясенә укырга кердем. Практикада без фермалар торгыздык, бик кызыклы булды. Хезмәт юлын Әлмәттә "Востокмонтажгаз" монтажчысы вазыйфасында башладым, анда миңа үз эшемне ачарга дигән фикер килде. Мин бу ниятне тормышка ашырдым, 10 ел дәвамында эшкуарлык белән шөгыльләндем".

"Соңыннан бер көн эчендә дәүләт хезмәтенә керергә дигән тәкъдимне кабул итәргә булдым. Аксубай районы Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы вазыйфасыннан башладым, аннан соң башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары булдым. Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары вазыйфаларында эшләгән чорлар булды. Аннары 4,5 ел дәвамында мин Нурлат муниципаль районын җитәкләдем һәм 2018 елдан бирле Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры булып торам", – дип өстәде Равил Кузюров.

"Гомумән алганда, мин барысы да сезнең кулларда дип саныйм. Кешеләр үз белгечлекләренә карамастан, төрле өлкәләрдә югары нәтиҗәләргә ирешкән мисаллар бик күп, – дип ассызыклады Равил Кузюров. – Уңышка ирешү өчен 5 сыйфат мөһим – намус, тыйнаклык, җаваплылык, һәр кешегә хөрмәт һәм үсеш теләге кирәк. Спорттагы кебек үк, авырлыкларга карамастан, көн саен үз максатыңа ирешү мөһим. Сезнең мөмкинлекләр, безнең чор белән чагыштырмача, күпкә  күбрәк".

Шулай ук Равил Кузюров студентларны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тарихы һәм хәзерге торышы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр белән дә таныштырды. Ул "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыруга, саклагыч урман үсентеләре утыртуга җентекләп тукталды һәм очрашуда катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде, аерым алганда, урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү, урман фонды территориясен чистарту, урман хуҗалыгындагы инновацияләр, урман тармагы һөнәрләренең абруен күтәрү чаралары һ.б. турында сөйләде.

Студентлар белән очрашудан соң министр Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының "Технологияләр" фәнни-белем бирү үзәген карады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International