30дан артык урман тармагы белгече һәм ветераны «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесенә лаек булды

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

30дан артык урман тармагы белгече һәм ветераны «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесенә лаек булды. Исегезгә төшерәбез, әлеге бүләк Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты карары белән 2019 елның 16 августында гамәлгә куелды. Истәлекле билгеләр Татарстан Республикасының дәүләт, социаль-икътисадый, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән затларга тапшырыла.

«Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесенә лаек булучыларның берсе – «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры Иван Большаков. Аңа бүләкне җитәкче-урманчы Нияз Таҗмиев тапшырды. Иван Николаевич Большаковның тармакта 39 ел хезмәт стажы бар. Ул шушы елларда Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында хезмәт итә. Хезмәт эшчәнлегендә ярдәмче, урманнарны саклау һәм яклау буенча инженер, урманчы ярдәмчесе, урман культуралары буенча инженер, урманнан файдалану буенча инженер, «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары булып эшли.

«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Владимир Ишморатов Әгерҗе урман хуҗалыгында 40 ел эшләгән тармак ветераны Вячеслав Шадринга «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен тапшырды. Вячеслав Петрович Шадрин Әгерҗе участогының техник-урманчысы, урманчы һәм участок урманчысы вазыйфаларын башкара.

Шулай ук «Бөгелмә урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Ютазы участогы урман остасы Фәрит Насыйров та бүләкләнде. Аның 40 еллык эш стажы бар, шул исәптән урман тармагында – 36 ел. Фәрит Язкәр улы Насыйров Ютазы участогының урман остасы булып 1984 елдан бирле эшли. Бүләк тапшырганда, җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова Фәрит Насыйровка нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, киләчәктә дә һөнәри уңышлар теләде.

«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының урман хуҗалыгында 2,5 меңнән артык кеше эшли. Минем сезнең һәркайсыгызга фидакарь, иҗади хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә, – дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Урман секторының тотрыклы үсеше өчен ныклы нигез булдырылган тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Сез – үз-үзен кызганмыйча, урман һәм табигать мәнфәгатьләрен яклауда торган чын ватанпәрвәрләр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International