Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лубян урман-техника көллиятендәндә барган ремонт эшләре белән танышты

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Кукмара муниципаль районына эш визиты белән барды. Анда ул «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе биналарында барган ремонт эшләре белән танышты. Министрны район башлыгы Сергей Димитриев һәм уку йорты директоры Рим Фәхраҗиев озатып йөрде.

Хәзерге вакытта көллияттә уку корпусын, спорт залын һәм 1 нче номерлы тулай торакны ремонтлау эшләре бара. Эшләр көллиятнең 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә, ул 2021 елда билгеләп үтеләчәк. Ремонтны агымдагы елның 1 сентябренә тәмамлау планлаштырыла, дип сөйләде Рим Фәхраҗиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International