Иннополис университетында Росреестр белән мәгълүмати хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 24 июле, җомга

Кичә, 23 июльдә, Иннополис университетында Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе урынбасарлары Елена Мартынова, Алексей Штейников, «Роскартография» АҖ стратегик үсеш буенча генераль директор урынбасары Максим Волков, Министрлыкның Дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рамил Гыйльмашин, Росреестрның Татарстандагы идарәсе һәм Иннополис университеты вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды.

Чара барышында Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматларыннан файдалану өчен сервислар эшләү, Иннополис университеты эшләнмәләрен Росреестр эшчәнлегендә куллану һ.б. мәсьәләләр каралды.

Исегезгә төшерәбез, быел республикада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Иннополис университеты тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасы гамәлгә кертелә башлады. Фикер алышу барышында Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры һәм ТР урман фондының геомәгълүмат системасы белешмәләрен интеграцияләүгә аерым игътибар бирелде. Шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләренең күчемсез милекнең дәүләт кадастры мәгълүматыннан файдалана алу мәсьәләләре дә күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International