Татарстанның өч урманчылык территориясендә урманнарны тәртипкә китерү эшләре бара

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Шәһәр яны, Зеленодольск һәм Кайбыч урманчылыклары урман фонды территориясендә урманнарны тәртипкә китерү эшләре дәвам итә.

«Урман корылышы «Геоземстрой» ҖЧҖ белгечләре тарафыннан үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча урман утыртмаларының торышына бәя биреләчәк һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чаралар комплексы эшләнәчәк, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рамил Гыйльмашин. – Быел барлыгы 81 мең гектардан артык мәйданда урманнарны тәртипкә китерү эшләре башкарылачак. «Урманнарны тәртипкә китерү сезоны» сентябрь ахырында тәмамланыр дип көтелә, барлык эшләр дә график буенча бара».

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Лубян урманчылыгы территориясендә дә урман корылышы буенча әзерлек эшләре башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International