«Алабуга урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре ведомство карамагындагы районнарда яшәүчеләр белән гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен аунак коры-сары җыю тәртибе турында актив аңлату эшләре алып бара.
«Чынлыкта бик сорау туа, – ди җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев, – элегрәк җирле халыкның күбесе урман кисү билетыннан файдалана иде, шуңа күрә дә урманчылыкка мөрәҗәгать итәләр».
Белешмәлекләр район администрацияләренең һәм авыл җирлекләренең мәгълүмат стендларында, шулай ук муниципаль районнарның рәсми сайтларында урнаштырылган.