Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Чирмешән районында булды

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Чирмешән муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Аны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин озатып йөрде.

Районга килү белән министр Светлорский урман поселогында булды һәм «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелә торган 50 урынга исәпләнгән авыл мәдәният йорты төзелешенең барышы белән танышты. Объектны агымдагы елның ноябрендә файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Моннан тыш, урман хуҗалыгы министры «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ җитештерү участогын карады, аерым алганда, экологик чиста продукция сату белән шөгыльләнә торган «Чирмешән урманнары нигъмәтләре» кибете эше белән танышты.

Шулай ук эш визиты кысаларында Равил Кузюров Чирмешән урманчылыгы һәм урман хуҗалыгының хезмәт коллективлары һәм район активы белән очрашты. Залда чыгыш ясаганда, министр 2010-2020 елларда республика программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында Татарстан Республикасында социаль ярдәм чаралары турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International