Татарстанда Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең 2020 елның 8 ае эчендәге эш нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау киңәшмәләре узды

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2020 елның 8 аенда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы ведомствосындагы учреждениеләрнең эш нәтиҗәләре буенча йомгаклау киңәшмәләре узды. ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов бүген «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ буенча шундый утырышларны үткәрде.

«Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашындагы җыелыш урманчылыкның административ бинасында узды. Төп доклад белән җитәкче-урманчы Ирина Забродина чыгыш ясады. Ул быел «Урманнарны саклау» төбәк проекты буенча урманчылык территориясендә 136 га мәйданда урман культуралары утырту һәм 13 гектарда табигый урман торгызу эшләре башкарылганлыгы турында сөйләде. «Шулай ук 220 кг күләмендә урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү һәм 800 мең данә стандарт утырту материалы үстерү планлаштырылган», – дип билгеләп үтте Ирина Забродина.

Урманнарда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында, 1 мең га мәйданда урман патологиясен тикшерү эшләре һәм 67 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән.

Илгизәр Зарипов Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. «Без урманчылыкта да, урман хуҗалыгында да уңай үзгәрешләр күрәбез. Эш темпын киметмәвегезне һәм дәүләт йөкләмәсе кысаларында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча калган чараларны сыйфатлы башкарып чыгуыгызны сорыйм», – диде ул.

«Түбән Кама урманчылыгы» ДКУда узган киңәшмәдә агымдагы елның 8 аендагы эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Пашин сөйләде.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Эльмира Шаһаева Әлки һәм Спас муниципаль районнарында узган утырышларда катнашты. Нотыклар белән «Әлки урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илсур Зәйнуллин һәм «Болгар урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Евгений Мулинов чыгыш ясады.

Эш визиты кысаларында Эльмира Шаһаева республиканың Әлки һәм Болгар урман хуҗалыкларының базислы урман питомникларында стандарт утырту материалының сыйфатын бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International