ТР Әгерҗе муниципаль районында «Агач утырт» экологик акциясе узган

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә, 9 сентябрь көнне, Әгерҗе шәһәренең 7нче балалар бакчасында «Агач утырт» экологик акциясе узган. Чарада «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Владимир Ишморатов, Әгерҗе участогының кишәрлек урманчысы Дилүс Сабитов, педагоглар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашкан.

Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 10 юкә үсентесе утыртылган.

Чара кысаларында Владимир Ишморатов балаларга урманнар, аларның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгән. «Урман – безнең бәһасез табигый байлыгыбыз, аны саклау – һәркемнең бурычы», –  дигән ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International