Равил Кузюров Мөслимдә «Тамчы» йөзү бассейнын ачу тантанасында катнашты

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Мөслим муниципаль районының Мөслим авылында тантаналы рәвештә «Тамчы» ябык йөзү бассейны ачылды. Спорт объектын видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты.

Шулай ук ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм муниципаль район башлыгы Рамил Муллин да халыкны котлады.

«Быел республика программасы буенча Биектау, Нурлат һәм Мөслим районнарында өч ябык йөзү бассейны төзелде. Татарстан Республикасы Йөзү федерациясе президенты буларак, мин сезне әлеге спорт объекты ачылу белән котларга бик шат, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Барыгызга да нык сәламәтлек һәм уңышлар телим».

«Тамчы» йөзү бассейнына тәүлегенә 570дән артык кеше йөри ала. Комплекста 25 метрлы зур бассейн һәм 10 метрлы балалар бассейны бар. Шулай ук бинада суның сыйфатын тикшерү өчен химик лаборатория, душ, киенү-чишенү бүлмәләре, административ һәм хуҗалык-көнкүреш бүлмәләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International