Кәләй урманчылыгы хезмәткәрләре урман культураларын инвентарьлаштыру эшләрен башкара

2020 елның 11 сентябре, җомга

«Кәләй урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урман культураларын инвентарьлаштыру буенча эшләр башкара.

«Безнең Чишмә кишәрлеге урманчылыгында урнашкан базислы урман питомнигында гади нарат, европа чыршысы, себер карагае, корычагач һәм сары сәрви агачы чәчүлекләре бар. Инвентарьлаштыру нәтиҗәләре 2021 елда урманнарны торгызу эшләрен башкару өчен 560 меңнән артык стандарт утырту материалы булуын күрсәтте, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Дамир Миндрахманов. – Һава шартлары начар булуга карамастан, без берьеллык 658 мең данә нарат һәм 1 миллион данә чыршы чәчүлекләрен уртак көч белән саклап кала алдык. Булачак чәчүлекләр өчен 1,4 гектар мәйданда питомникта туфрак әзерләнде».

Шулай ук урманчылык белгечләре тарафыннан 65,4 га мәйданда – бер еллык, 33 га мәйданда – өч еллык һәм 30 га мәйданда биш еллык урман культураларына инвентарьлаштыру үткәрелгән. «Урманнарны торгызу кагыйдәләре һәм критерийларын һәм таләпләрен канәгатьләндерә торган барлык яшь үсентеләр урман белән капланган мәйданга күчерелде», – дип өстәде Дамир Миндрахманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International