Балтач районының Кече Лыза урта мәктәбенең «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Арча урманчылыгының Балтач кишәрлегендәге 154 нче кварталда урнашкан базислы урман питомнигында булдылар. Балалар өчен экскурсияне «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ Балтач эшчәнлек участогы җитәкчесе Гөлназ Гыймадиева үткәрде.
Гөлназ Гыймадиева укучыларга төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын җыю үзенчәлекләре, аларны саклау, чәчү, орлыкларны карау технологияләре турында сөйләде.
Шулай ук укучылар шәһәр һәм торак пунктлар территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү өчен декоратив агач һәм куак үсентеләре үстерелә торган теплицаны да карады.