Министрлыкта Төркия делегациясе белән очрашу узды

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстанның урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Төркия Республикасыннан әлеге илнең Авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Эдже Неслихан җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Очрашуда Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре Тимур Галиев һәм Рамил Гыйльмашин катнашты.

Кунакларны сәламләп, Рәис Гомәров делегацияне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы һәм тармак белгечләре алдында торган өстенлекле бурычлар белән таныштырды. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, урманнар биләгән республика җирләренең гомуми мәйданы – 1 млн. 271 мең га, урман белән каплану дәрәҗәсе – 17,5%.

«Татарстанның урман утыртмаларының токым составы 21% очракта усак, вак яфраклы юкә – 20,7%, каен – 17,2%, нарат – 16,5%, имән – 14,6% һәм чыршы – 7%, – дип билгеләп үтте Рәис Гомәров. – Утыртмаларның уртача яше 46 ел тәшкил итә».

Эдже Неслихан җыелган кешеләргә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул Төркия Авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлегенең юнәлешләре, урман питомниклары һәм экологик акция – Илкүләм агач утырту көне турында сөйләде.

Аннары очрашу барышында урманнарны янгыннардан саклау, урманнан өстәмә файдалану һ.б. мәсьәләләр каралды.

Очрашудан соң делегация әгъзалары Министрлыкның урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Экскурсияне директор Илгиз Зарипов үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International