Министрлыкта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә алда торган чорга бурычлар хакында сүз барды

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Чарада министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, республика урманчылыклары җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Утырышта төп доклад белән ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады.

«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында ведомствоара «Чыршы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Министрлыкның 07.12.2020 ел, № 843-осн боерыгы нигезендә, Яңа ел чыршыларын алып баруны контрольдә тоту буенча 47 вакытлыча стационар пост һәм 143 мобиль патруль төркеме булдырылды, – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов. – Бүгенге көндә 289 рейд тикшерүе үткәрелде, ылыслы үсентеләрне законсыз кисү һәм ылыслы ботакларны законсыз әзерләүнең 2 очрагы ачыкланган».

Министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, хокук бозулар Алабуга, Болгар, Бөгелмә, Мамадыш һәм Тәтеш урманчылыклары урман фонды территориясендә теркәлгән. «Урман кишәрлекләрен патрульләү буенча эшне көчәйтергә кирәк. Безнең уртак бурыч – ылыслы яшь агачларны саклап калу», – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов.

Министрның беренче урынбасары шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә дуңгызларда африка чумасының таралуын кисәтү һәм 2020 елның 31 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә кизү торуларны оештыру мәсьәләләренә дә тукталды.

«Тулаем алганда, бу ел уңышлы тәмамланды, дәүләт йөкләмәсе кысаларында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча барлык эшләр дә башкарылды. Көндәлек, фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Якынлашып килүче Яңа 2021 ел белән. Барыгызга да нылык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим», – дип йомгаклады Илгизәр Зарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International