ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Әлки муниципаль районы советы утырышында катнашты

2021 елның 19 феврале, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әлки муниципаль районында булды. Килеп җитү белән ул Базарлы Матак авылында Балалар иҗат йортында булды. Шулай ук учреждение эшчәнлеге белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм муниципаль район башлыгы Александр Никошин да танышты.

Аннан соң министр Равил Кузюров Әлки муниципаль районы советы утырышында катнашты, чара Әлки район мәдәният йортында узды.

Утырышта төп доклад белән район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. Ул катнашучыларны Әлки муниципаль районының 2020 елга социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары белән таныштырды.

Утырыш кысаларында шулай ук «Красный Восток Агро» АҖнең «Западное Алькеево» территориаль идарәсе директоры Марс Сәгыйров, «Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы Светлана Одушкина һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International