Азнакай урманчылыгы хезмәткәрләре гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларына урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлата

2021 елның 20 феврале, шимбә

«Азнакай урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Урман янгыннары: сәбәпләре һәм аларның нәтиҗәләре» темасына дәресләр үткәрә. Әйтик, Сарман кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Айрат Вахитов Сарман районының Сарман урта мәктәбе укучылары белән очрашкан.

Дәрес барышында Айрат Вахитов укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Урман янгыннары үзәге» ДБУ эшчәнлеге, урман янгыннары барлыкка килү төрләре һәм сәбәпләре, шулай ук урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләгән.

«Урман янгыннары экологиягә зур зыян китерә. Әгәр дә Сез урман биләмәләре янында янгын очрагына шаһит булсагыз, бу турыда урман сагының турыдан-туры линия телефоны 8-800-100-94-00 аша хәбәр итегез», – дип йомгак ясаган участок урманчысы.

Мәлбагыш кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Гүзәл Сөләйманова Актүбә бистәсенең 3 нче урта мәктәбендә, Чатыртау кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Раушания Яруллина Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә шундый дәрес үткәргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International