Министрлык хезмәткәрләре «Урман фонды җирләре: иң яңа законнар һәм практика 2021» вебинарын тыңлады

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген «Урман фонды җирләре: иң яңа законнар һәм практика 2021» дигән россиякүләм онлайн марафон эшли башлады. Әлеге вебинарны төбәк урман хуҗалыгы идарәсе органнары, тармак учреждениеләре вәкилләре тыңлады, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре дә.

Беренче көнне вебинар урман законнарында быел үз көченә кергән үзгәрешләр, федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру, урман кишәрлекләрен арендага бирү үзенчәлекләре һәм башкалар каралды.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм «Land&Real Estate. Legal Consulting» компаниясе каршындагы Закон һәм чагыштырма хокук белеме институты вәкилләре лекцияләр белән чыгыш ясады.

Иртәгә, 26 февральдә, вебинарда катнашучылар өчен онлайн-дискуссия оештырылачак. «Урман фонды җирләре: иң яңа законнар һәм практика 2021» россиякүләм онлайн марафонының координаторы булып «Социаль-икътисадый үсеш агентлыгы» компанияләре төркеме» ҖЧҖ тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International