ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә 2021 елның икенче кварталына бурычлар билгеләнде

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда нәтиҗәләр ясалды һәм 2021 елның икенче кварталына бурычлар билгеләнде. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үз чыгышында Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең санитар-экологик икеайлыкта катнашу мәсьәләләренә тукталды.

«Рөхсәтсез калдык ташланган урыннарны чикләү һәм вакытында ачыклау, шулай ук урман законнары бозылу очракларын кисәтү максатларында, урманчы җитәкчеләргә киләсе чорда урман фонды җирләрен патрульләүне көчәйтергә кирәк. Үз чиратында, урман хуҗалыклары директорларына урман фонды җирләрен, шул исәптән республиканың торак пунктларына якын урнашкан участокларны, чистарту буенча системалы эш оештырырга кирәк», – диде Илгизәр Зарипов.

Киңәшмәнең көн тәртибендә торган тагын бер мәсьәлә – 2021 елгы урман культуралары сезонына әзерлек барышы. Министрның беренче урынбасары быел Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 3,8 мең га мәйданда урманнарны торгызу эшләрен башкару турында планлаштырылуы хакында сөйләде. Әйтик, урман культураларын утырту – 1,4 мең га, табигый урман торгызу чаралары – 2,3 мең га, катнаш урман торгызу – 4 гектарда һәм урман үрчетү чаралары 104 га мәйданда гамәлгә ашырылачак.

«Барлык эшләрне дә вакытында, агротехник срокларда билгеләнгән таләпләргә туры китереп башкару бик мөһим, чөнки «Урманнарны саклау» төбәк проектының максатчан индикаторына ирешү шуңа бәйле«, – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов.

Утырыш ахырында министрның беренче урынбасары чарада катнашучыларга COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча профилактик чараларны катгый үтәү кирәклеге турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International