Министрлыкта Татарстанның Мөслим районында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләрен карадылар

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Министрлыкта видеоконференция режимында Мөслим муниципаль районында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Демидов, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар, урман хуҗалыклары директорлары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Төп доклад белән «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев чыгыш ясады. «Янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек кысаларында без Минзәлә урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү планын эшләдек, оештыру-боеру документлары эшләнде, муниципаль районнарның янгын-коткару частьләре белән үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде, янгынга каршы инвентарь туплау пунктлары тикшерелде, 3 ирекле янгын дружинасы формалаштырылды», – дип хәбәр итте Илнар Әхмәтгалиев.

«Шулай ук урман фонды җирләрендә патрульлек итү буенча 10 маршрут эшләнде, «Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы» программасы буенча урман янгыннарын сүндерү станцияләре командаларын, ирекле янгын дружиналары әгъзаларын укыту оештырылды. Хәзерге вакытта халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләре дәвам итә», – дип өстәде Илнар Әхмәтгалиев.

Киңәшмәгә министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. «Гомумән алганда, Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр урманнарда янгын куркынычы сезонына әзер. Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты уздырган тикшерү дә шуны күрсәтте, – диде ул. – Киләсе чорда янгын куркынычына бәйле мониторингны көчәйтергә һәм гражданнар, учреждениеләр, оешмалар, шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар тарафыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлүен тикшереп торуны куәтләргә кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International