Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ эше белән танышты

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Бүген республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ эшләре белән танышты. Объектларны караганда аны җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев һәм урман хуҗалыгы директоры Алексей Александров озатып йөрде.

Башта министр Шәһәр яны урманчылыгының Биектау кишәрлеге урманчылыгында булды. Анда ул ликвидлы булмаган агачларны җыю, янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясау, урман культуралары утырту, тулыландырып утырту һәм «Зәңгәр күлләр» ял итү зонасында барган төзекләндерү эшләрен бәяләде. Равил Кузюров шулай ук төбәк әһәмиятендәге «Семиозерка урманы» табигать һәйкәлен дә карады. Илнур Кәшафиев, быел Семиозерка монастыре руханилары, урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үтенече буенча чишмәгә алып баручы баскыч монтажланды, дип сөйләде.

Аннан соң республиканың урман хуҗалыгы министры Столбище һәм Матюшино кишәрлеге урманчылыкларында булды, анда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү, ликвид булмаган агачларны җыештыру һәм урманнарда тәрбияви кисүләр буенча башкарыла торган чараларның сыйфатын тикшерде. Моннан тыш, министрга фототозакка эләктерү җиһазларының эш процессы күрсәтелде һәм кисәтүләр бирү турында җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International