«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарын яклау үзәгендә 2021 елда «Урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы» дәүләт йөкләмәсе кысаларында урман үсемлекләре орлыклары партияләрен тикшерү эше дәвам итә. Июль аенда филиал белгечләре гомуми авырлыгы 45 кг күләмендә яңа әзерләнгән һәм саклана торган гади нарат һәм Европа чыршысы орлыкларының 5 партиясен тикшергән.
Эш барышында орлыкларның 66 проценты – 1, 34 проценты 3 класс сыйфатына караганлыгы ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча орлыкларның сыйфаты турындагы документлар, шулай ук аларны саклау һәм чәчү алдыннан эшкәртү буенча күрсәтмәләр бирелгән.