Министрлыкта дәүләт урман инспекторларының хезмәт әзерлеге буенча дәрес узды

2021 елның 24 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча дәүләт урман инспекторларының хезмәт әзерлеге буенча дәрес узды. Видеоконференция режимында узган чарада урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, урманчылык җитәкче-урманчылары, аларның урынбасарлары, урманны саклау һәм яклау буенча инженерлар, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Төп нотык белән дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыруны регламентлаштыручы норматив-хокукый актлар, профилактика һәм контроль-күзәтчелек чараларының төрләре һәм башкалар турында сөйләде.

«Быел үз көченә кергән иң мөһим документларның берсе, һичшиксез, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 30 июнендәге 1098 номерлы карары. Әлеге документ нигезендә федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге) турында нигезләмә расланды, – дип билгеләп үтте Айрат Әхмәров. – Әлеге карар нигезендә контрольне гамәлгә ашырганда бәяләү һәм куркынычлар белән идарә итү системасы кулланылырга тиеш».

Федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге) турындагы нигезләмә нигезендә, профилактика чаралары исемлегенә мәгълүмат җиткерү, хокук куллану практикасын гомумиләштерү, кисәтүләр белдерү, консультация бирү һәм профилактик визит, контроль-күзәтчелек – инспекция визиты, рейд тикшерүе, документар тикшерү, күчмә тикшерү, мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү һәм күчмә тикшерү кертелгән.

Айрат Әхмәров шулай ук 2021 елның 9 аенда контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең башлангыч нәтиҗәләренә, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләренә һәм административ практиканы яхшырту буенча киңәшләргә тукталды.

Киңәшмәгә министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. «Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү сыйфатына күбрәк игътибар бирергә һәм профилактика эшен көчәйтергә кирәк, – дип ассызыклады ул. – Тулаем алганда, безнең алда быел федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге) нәтиҗәлелеген арттыру бурычы тора», – дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International