ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү булды

2021 елның 1 октябре, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында биләнгән дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килү-килмәүне билгеләү максатларында дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү чарасы үткәрелде.

Аттестация комиссиясе эшендә ТР Президенты Аппараты, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «ВНИИЛМ» ФБУ филиалы – Көнчыгыш-Европа урманнарны сынау станциясе хезмәткәрләре һ.б. катнашты.

Аттестация барышында Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре үзләренең һөнәри белемнәрен һәм осталыкларын, шулай ук дәүләт граждан хезмәте турындагы законнар, коррупциягә каршы һәм урман законнарын белүләрен күрсәтте.

Аттестацияне барлыгы 9 кеше үтте. Алар барысы да комиссия тарафыннан биләгән вазыйфаларына туры килә дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International