Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә инструкторлык-методика дәресләре (күнекмәләр) үткәрелә

2021 елның 15 октябре, җомга

Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә инструкторлык-методика дәресләре (күнекмәләр) үткәрелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Р.Т. Хәйруллин «Азнакай урманчылыгы» ДКУ һәм «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ җитәкчеләре белән «Урман янгыннарын сүндерү кагыйдәләрен һәм алымнарын өйрәнү» темасына дәрес үткәрде. Урман янгыннарының төрләре, урман янгыннарын сүндерү эшләренә җитәкчелек итүне оештыру, шулай ук урман янгыннарын сүндерү кагыйдәләре һәм ысуллары турында фикер алыштылар.

Аксубай урманчылыгы базасында «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ Урман янгыннарын сүндерү станциясе базасында, Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең Янгынга каршы дәүләт хезмәте янгынга каршы федераль хезмәтенең  11 нче янгыннан коткару отрядының 102 нче янгыннан коткару бүлеге көчләре белән инструкторлык-методика дәресләре (күнекмәләр) үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International