«Мамадыш урманчылыгы» ДКУ һәм «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре 2021 елның көзге урман культурасы сезоны кысаларында кайбер эшләрне төгәлләгән. Мәсәлән, бу көздә урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 4 тонна имән чикләвеге җыйган һәм 4 базислы урман питомникларының һәркайсының 10 га мәйданына имән чикләвеге орлыгын чәчкән. Моннан тыш, алар 433 га мәйданда карагай һәм имән культурасы үсентеләрен өстәп утырткан.