Рослесхозда ЛесЕГАИС системасында эшләү һәм электрон теркәлү документларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында ЛесЕГАИС системасында эшләү һәм электрон теркәлү документларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников үткәрде. Утырышта Россия Федерациясе субъектларының урман хуҗалыгы белән идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклардагы җитәкчеләр, урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәне ачып, Иван Советников искәртеп узганча, «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 4 февралендәге 3-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, 2022 елның 1 гыйнварыннан агач материалын һәм кисү материалларын транспорт белән күчерү өчен кирәкле документлар бары тик ЛесЕГАИС аша, электрон рәвештә генә формалаштырылачак.

«Закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында кыска вакыт эчендә ЛесЕГАИС системасында агач материалын күзәтеп торуны тәэмин итүгә бәйле ярдәмче система һәм App Store һәм Google Play платформаларыннан күчереп була торган мобиль кушымта эшләнде, – дип билгеләде ул. – Мобиль кушымта 17 декабрьдән башлап сынау уза, анда 5 мең кеше катнашкан. Алар ярдәмендә барлык җитешсезлекләр һәм кисәтүләр бетерелде».

Рослесхоз башлыгы хәбәр иткәнчә, электрон теркәү документын рәсмиләштерү гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре буенча әзерләнгән һәм ваклап сату базарында агач сатып алынган яисә 10 куб.метрга кадәр ваклап сату оешмасында сатып алынган очракта таләп ителмәячәк.

Шулай ук киңәшмә барышында Иван Советников ЛесЕГАИС мобиль кушымтасы эшенә бәйле мәсьәләләргә җентекләп тукталды, аерым алганда, кушымтада авторлашу, офлайн-режимда электрон теркәү документларын рәсмиләштерү, агач ташуны тикшерү һәм башкалар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International