Министрлыкта «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ заводына агач әзерләү һәм китерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 20 мае, җомга

Бүген Министрлыкта «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ заводына агач әзерләү һәм китерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның урынбасары Рәис Гомәров, «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ генераль директоры Али Кылыч, «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ Директорлар советы вәкиле Тайфик Дедебаш һ.б. катнашты.

Киңәшмә барышында 2022 елның икенче яртыеллыгында «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ заводына агач әзерләү, ташу, биржа мәйданчыгы эше һ.б. мәсьәләләр каралды.

Белешмә өчен. Kastamonu Entegre компанияләре төркеме 1969 елда HAYAT холдингы составында оештырылган. Предприятие МДФ, ДСП, ламинат идән япмалары, ишек катламнары һәм ялтыравыклы панельләр җитештерүгә махсуслашкан. Kastamonu Entegre берләштерелгән акча әйләнеше 1,7 млрд. доллар тәшкил итә, агач плитәләрен җитештерүнең еллык күләме – 6,5 млн.м³, ламинат идән япмалары – 70 млн.м².

Kastamonu Entegre 7 илдә: Төркия, Россия, Италия, Румыния, Болгария, Босния һәм Герцеговина, АКШта 18 предприятиесе бар. Компания агач эшкәртү тармагы җитештерүчеләр арасында дөньяда 5 нче урынны һәм Европада 4 нче урынны алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International