ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров: «Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәте елдан-ел популярлаша бара»

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Кукмара районы Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V «Цифрлы урман» слетын ачу тантанасы булды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Ренат Гафиятов һәм Урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин катнашты.

«Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәте елдан-ел популярлаша бара. Соңгы 5 елда мондый берләшмәләр саны 66 артты һәм 114 җитте, 1500 артык укучы җәлеп ителде, – диде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.– Сез – экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә битараф булмаган максатчан, позитив һәм иҗади балалар. Мин сезнең һәрберегезгә табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашуыгыз, төрле экологик проектларны тормышка ашыру һәм урманга сакчыл караш формалаштыруга юнәлтелгән пропаганда алып баруыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Слетта катнашучыларның барысына да уңышлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим».

Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев быел слетның юбилейлы, бишенче тапкыр уздырылуын билгеләп үтте. «Мәктәп урманчылыкларында укучылар урман хуҗалыгы һәм экология өлкәсендә кыйммәтле белемнәр алу өчен уникаль мөмкинлеккә ия, ¬– дип ассызыклады ул. – Әмма иң мөһиме – урманнарны саклау икәнлеген аңлыйсыздыр. Барыгызга да уңышлар телим, иң көчлесе җиңү яуласын».

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев җыелучыларны слетның ачылышы белән котлады. «Бүген сез – урманчыларның ярдәмчеләре, әмма иртәгә алар сафына басачаксыз. Каникул булуга карамастан, сез монда, әлеге мәйданчыкта, мөһим һәм танып-белү эше белән шөгыльләнәсез, – диде, укучыларга мөрәҗәгать итеп, Станислав Андреев. – Ышанам ки, сез барысы да булдырырсыз, киләчәктә дә сез республикабызның һәм бөек илебезнең чын патриотлары булачаксыз».

Ярышлар флагын күтәрү хокукы Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слетында җиңүчеләргә – Саба районы «Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләргә насыйп булды.

Слет ачылганнан соң «Яшь урманчылар» дигән төп конкурс узды. Укучылар мәгълүмати буклет эшләделәр һәм «Ботаника һәм дендрология», «Таксация», «Урманнарны саклау һәм яклау», «Урман торгызу һәм урман үрчетү», «Геодезия», «Янгыннарны сүндерү» һәм «Урман хуҗалыгында машиналар һәм механизмнар» юнәлешләре буенча берничә гамәли биремне үтәделәр. Укучылар Татарстан Республикасында үсә торган агачлар һәм куаклар, урман хуҗалыгында кулланыла торган техника, үсентеләрне утырту ысуллары һәм технологияләре, шулай ук командада эшләү, урманда ориентлашу, каршылыкларны җиңеп чыгу, урман янгыннарын сүндерү һәм таксацияләү күнекмәләрен күрсәттеләр. 2022 елның үзенчәлеге шунда ки, барлык гамәли биремнәр дә диярлек цифрлы форматка күчерелде.

ТР мәктәп урманчылыкларының V «Цифрлы урман» слетында җиңүчеләрне иртәгә, 29 июльдә бүләкләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International