Татарстанда янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм реконструкцияләү эшләре дәвам итә

2022 елның 29 июле, җомга

Татарстан Республикасында янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм реконструкцияләү эшләре дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләрен башкаруга дәүләт йөкләмәсендә каралган.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 29 июленә республикада 44,3 км озынлыкта (планның 40%) янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм 175 км (41%) озынлыгында реконструкцияләү эшләре башкарылган.

Исегезгә төшерик, урманнарны янгыннардан саклау өчен билгеләнгән урман юлларын, янгын буенча хәтәр булган сулыкларга һәм урыннарга автотранспорт үтеп керә алсын өчен, гамәлдәге урман юллары челтәренә өстәмә рәвештә коралар. Урманнарны янгыннардан саклау өчен билгеләнгән урман юлларын төзү һәм реконструкцияләү эшләре түбәндәгеләрне үз эченә ала: машиналар йөрү өлешендә түмәрләрне казып алу, юл өслеген чистарту һәм тигезләү, канаулар, елгалар аша юллар түшәү, күперләр ясау һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International