СИБУР «Урман дуслары» мәктәп урманчылыгына грант ярдәмен күрсәткән

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

СИБУР ТР Түбән Кама муниципаль районының «Балалар экология-биология үзәге» ӨБ МБУ «Урман дуслары» мәктәп урманчылыгына грант ярдәмен күрсәткән. Исегезгә төшерәбез, Балалар экология-биология үзәге СИБУРның «Яшел формула» урман климат программасы кысаларында төбәкләрдә мәктәп урманчылыкларына ярдәм итү проектында җиңде.

Балалар экология-биология үзәге урманнарны саклау һәм торгызу эшчәнлеген үстерүгә экшн-камера, ноутбук, микроскоп, электрон үлчәү, навигатор, высотометр, геодезик рулетка һ.б. алган. Исемлектә барлыгы 56 төрле урман өчен кирәкле техник инвентарь предметы бар.

Балалар экология-биология үзәге директоры Гүзәл Хөснуллина сүзләренә караганда, җиһазлар «Урман дуслары» мәктәп урманчылыгы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге өчен яңа этәргеч бирәчәк.

«Нәкъ менә бу егетләр агач утыртуда, урман биләмәләрен җыештыруда актив катнашалар, проект һәм тикшеренү эшчәнлеге алып баралар. Куелган максатларга ирешүдә безгә Түбән Кама урманчылыгы белгечләре зур ярдәм күрсәтә», – дип сөйләде ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Балалар экология-биология үзәге СИБУРның «Урман формуласы» проекты буенча мәктәп һәм мәктәп урманчылыклары өчен тагын бер грант конкурсында җиңүче булганнар. Хәзер үзәк  «Урман әкиятләре – урманнарны саклауда дендрограффити» идеясен тормышка ашыра алачак. Укытучылар һәм тәрбияләнүчеләр агачларның салкыннардан ачылган ярыкларында акрил буяулар белән урман флорасы һәм фаунасы сурәтләрен кулланачаклар, бу аларны савыктырырга ярдәм итәчәк, шулай ук Красный Ключ бистәсендәге урман паркына килүчеләр арасында популяр булган җәяүлеләр маршрутларын бизәп торачак. Акциягә 25 эскиз авторы кушылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International