Равил Кузюров ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта 2024 елның урман культурасы һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек турында сөйләде

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Максим Трущин катнашында брифинг узды. Анда Равил Кузюров «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында планлаштырылган эшләр, урман янгыннарын кисәтү чаралары һәм «Татарстанның чиста урманнары» һәм «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акцияләре турында сөйләде.

«2024 елда Татарстанда урман культуралары сезоны 15 апрельдә ачылды, – диде министр. – Искәртеп узам, урман фондында урманнарны торгызу «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты кысаларында үткәрелә.

Региональ проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән. Быел Татарстан Республикасында региональ проект буенча 2564 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак.

«Шулай ук республикада 2100 гектар мәйданда башка категориядәге җирләрдә саклагыч урманнар утыртылачак, 500 гектар мәйданда «компенсацияле» урман торгызу һәм урман үстерү эшләре башкарылачак, – дип хәбәр итте Равил Кузюров. – Шулай итеп, урманнарны яңадан үрчетү һәм урман үстерү буенча планлаштырылган эшләрнең гомуми мәйданы 5164 гектар тәшкил итәчәк».

«Безнең эшнең икенче, шул ук дәрәҗәдә өстенлекле юнәлеше – урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү. Быел урманнарда янгын куркынычы сезоны шулай ук 15 апрельдә ачылды», – дип билгеләп үтте министр.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Татарстан Республикасында 18 термик нокта һәм башка категориядәге, шул исәптән урман фонды белән чиктәш җирләрдә 15 янып китү очрагы теркәлгән. Узган елның шул ук көненә 578 термик нокта һәм 476 янып китү очрагы теркәлгән булган.

Урманда янгын куркынычсызлыгын «Урман хуҗалыгы» ДБУ составында II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ составындагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт тәэмин итә. Урман янгыннары формированиеләренең саны – 461 кеше, җиһазланыш – 340 төрле техника.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, урман янгыннарына каршы көрәшкә юридик затларның көчләре һәм чаралары җәлеп ителергә мөмкин – бу 1406 кеше һәм 387 берәмлек техника һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе – 988 кеше һәм 327 берәмлек техника.

«Хәзерге вакытта Татарстанда янгын куркынычлы хәлгә космик һәм җир өсте мониторингы алып барыла. Шулай ук якын арада урман тармагы белгечләре урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәүгә керешәчәк», – дип ассызыклады Равил Кузюров.

Быел Татарстан Республикасында урманнарны саклау максатларында 13,2 мең га мәйданда парсыз ефәк күбәләге урынын бетерү буенча да чаралар үтәләчәк. Баулы, Бөгелмә, Болгар, Азнакай һәм Лениногорск урманчылыклары территориясендә биологик препарат ярдәмендә җир һәм авиация ысуллары белән эшкәртүләр уздырылачак.

Хәзерге вакытта белгечләр парсыз ефәк күбәләге урыннарын контрольгә алдылар. Тикшерүнең максаты – кышлаудан соң популяция үзгәрешләрен, сыйфат һәм сан күрсәткечләрен бәяләү.

Аннары министр табигатьне саклау акцияләренә тукталды. «22 апрельдә «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе старт ала. Гадәттәгечә, быел ул 2 этапта узачак: 22 апрельдән 22 июньгә кадәр һәм 9 сентябрьдән 9 ноябрьгә кадәр, – дип хәбәр итте министр. – Планлаштырылган эшләр: республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм аунак агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү».

Быелның 4 маенда Татарстанның урман фонды территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе оештырылачак. Казан шәһәре янында акция 4 мәйданчыкта – Бөреле терлекчелек хуҗалыгы поселогы, Биектау районының Семиозерка авылы, Лаеш районының Тарлаш авылы һәм  Матюшино авыл җирлеге янында узачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акция Татарстан Республикасының башка шәһәрләрендә һәм торак пунктларында да узачак. «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында барлыгы 1 миллионнан артык үсенте утыртылыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International