ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында дәүләт урман инспекторларының хезмәт әзерлеге буенча дәрес узды

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча дәүләт урман инспекторларының хезмәт әзерлеге буенча дәрес узды. Видеоконференция режимында узган чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, урманчылыклар җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, урманны саклау буенча инженерлар һ.б. катнашты.

Төп доклад белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул тыңлаучыларга дәүләт урман инспекторларының хокуклары һәм бурычлары, биремнәрне һәм урманнарны патрульләү актларын рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында искәртте.

«Ел саен 30 декабрьгә кадәр урманнарны патрульләү план-графиклары һәм маршрутларның карта-схемалары расланырга тиеш, – диде Айрат Әхмәров. – Маршрутның озынлыгы бер эш көне дәвамында урманнарга патрульлек итү мөмкинлегеннән чыгып билгеләнә. Кирәк булганда патруль маршрутын үзгәртергә рөхсәт ителә.

Шулай ук спикер федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыруны регламентлаучы норматив-хокукый актларга, куркынычларны бәяләү һәм идарә итү системасына, контроль-күзәтчелек һәм профилактика чаралары төрләренә һ.б. тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International