Борнаш авыл җирлеге территориясендә мәктәп дендрариена нигез салдылар

2017 елның 12 мае, җомга
“Җиңү бакчалары” акциясе кысасында Борнаш авыл җирлеге территориясендә Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә мәктәп дендрариена нигез салдылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советындагы “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Валерий Александрович Власов, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Галимҗан улы Зыятдинов, “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре, дендрарийны оештыруны тәкъдим иткән мәктәпнең укучылары һәм укытучылары, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре, җирле үзидарә вәкилләре һ.б. катнашты. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән җитәкче-урманчы И.И. Исмәгыйлев җитәкчелегендә “Идел буе урманчылыгы” ДКУ һәм “Идел буе урман хуҗалыгы” ДБУ белгечләре катнашты. Чараны уңышлы итеп оештыру өчен, урманчылык һәм урман хуҗалыгы утырту материалы бирде һәм агачларны утырту өчен туфракны әзерләде. Урманчылык белгечләре методик һәм оештыру ягыннан да бу акциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International