Шәһәр яны урманчылыгы һәм Урман янгын үзәге хезмәткәрләре Биектау районының Урманче поселогындагы балаларның “Огонек” савыктыру лагерының профильле сменасында ял итүчеләр белән шул хакта сөйләште

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Шәһәр яны урманчылыгы һәм Урман янгын үзәге хезмәткәрләре Биектау районының Урманче поселогындагы балаларның “Огонек” савыктыру лагерының профильле сменасында ял итүчеләр белән шул хакта сөйләште. Урман сагы белгечләре уникаль “Урман дәресе”н табигатьтә үткәрде. Урманны саклау һәм яклау инженеры – Рөстәм Дәүләтшин учак ягу кагыйдәләре хакында сөйләде: “Табигатьтә учакны дөрес яга белү әйләнә-тирәлекнең янгын куркынычсызлыгы өчен бик әһәмиятле. Учакны дөрес сүндерү белән берлектә, аны дөрес итеп кабыза белү дә әһәмиятле. Тәҗрибәсез туристлар урманда учак ягу кагыйдәләренең бөтенесен дә сирәк белә. Учакны бары тик махсус шуның өчен билгеләнгән урыннарда гына (бу урын ачык, җилдән нинди дә булса табигый каплагыч, мисал өчен, таш белән капланган булырга тиеш) кабызырга ярый. Туфракның өске өлешен бер метр яисә метр ярым диаметрында казып алырга һәм утны җирдә кабызырга кирәк. Ә учакны сүндерү аеруча зур тәгаенлек белән башкарылырга тиеш. Янәшәдә һәрчак сулы савытлар һәм таралу мөмкинлеге булган янгынны сүндерү өчен ботаклар булырга тиеш, яисә учакны туфрак сибеп сүндерергә була”.

Үткәрелгән мастер-класстан соң балалар тема буенча сораулар яудырды, аларга җентекле җаваплар бирелде һәм актив балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, чарада катнашучыларның барысына да Гражданнарның урманда үз-үзен тоту кагыйдәләре турында белешмәлек бирелде.

“Урман дәресе”нең кульминация өлеше итеп урмандагы янгын сүндерү машинасын каралды. Урман янгын үзәге директоры Айрат Әхмәров балаларга урманда янгын белән көрәшүче хезмәткәрләрнең киемнәрен күрсәтте һәм балаларны махсус автомобиль җиһазлары белән таныштырды, янгынга каршы техник коралларның билгеләнеше хакында сөйләде. Магистраль линияне ачып җибәргәч, шартлы янгынны сүндерү өчен су бирергә теләүчеләрдән озын чират тезелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International