Министрлыкта узган видеоконференциядә 2019 елның икенче кварталына куелган бурычлар турында сүз барды

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Бүген Министрлыкта санитар-экологик икеайлык кысаларында эшләр уздыру, 2019 елгы янгын чыгу куркынычы янаган һәм урман культуралары чоры мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Киңәшмәдә министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ директоры, республикадагы урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының җитәкче-урманчылары һәм директорлары катнашты.

Киңәшмәдә төп доклад белән ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов чыгыш ясады.

Ул искәртеп узганча, быелның 1 апрелендә Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык башланып китте. "Безнең бурыч – икеайлыкта актив катнашу һәм урманнар чистартуга, урман фонды территориясендә законсыз чүплекләрне ачыклауга һәм бетерүгә контрольне арттыру", – дип билгеләде Әмир Бәдертдинов.

Докладчы өстәп әйткәнчә, урманчылыкларның белгечләре атнасына ике мәртәбә (чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә) рейдлар уздырырга һәм Министрлыкка хисаплар тапшырырга тиеш.

"Тагын бер мөһим мәсьәлә – урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор башланды. Бу чорда урманнардагы патрульлек эшен күп мәртәбә арттырырга кирәк. Урманнарда янгын чыгу куркынычына мониторинг уздыру өчен безнең һәркайсыбыз мәгълүмат системасыннан файдалана ала", – диде җитәкче-урманчыларга мөрәҗәгать итеп Әмир Бәдертдинов.

Министрның беренче урынбасары шулай ук киңәшмәдә катнашучыларны янгынга каршы чаралар уздыруны да (урманнарны янгыннардан саклау өчен билгеләнгән урман юллары төзү һәм үзгәртеп кору, янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу), шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча халык арасында аңлату эшен уздыруны көчлерәк тикшерүдә тотарга чакырды. Аның сүзләреннән аңлашылгача, 2019 елда 15 меңнән артык мәгълүмат листовкасын әзерләү һәм тарату, янгынга каршы тематикага 30 аншлаг урнаштыру күздә тотыла.

Докладын тәмамлап, Әмир Бәдертдинов 2019 елда урман культуралары эшен уздыру һәм "Экология" илкүләм проекты составына керүче "Урманнарны саклау" федераль проектын тормышка ашыру мәсьәләләренә тукталды.

Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. "Санитар-экологик икеайлык кысаларында торак пунктларына тоташкан урман фонды кишәрлекләренә махсус игътибар бирүегезне сорыйм, – дип ассызыклады министр. – Янгын чыгу куркынычы янаган чорга килгәндә, җитәкче-урманчылар шуны аңларга тиеш: сезнең беренче адымнар урман фонды территориясенә ут чыгармауда хәлиткеч әһәмияткә ия булырга мөмкин. Бу – оператив мәгълүмат җиткерү дә, урыннарда үзара хезмәттәшлек итү дә".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International