Министр урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Бөгелмә һәм Баулы муниципаль районнарында булды

2019 елның 21 мае, сишәмбе

ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Бөгелмә һәм Баулы муниципаль районнарында булды.

Бөгелмә районында Рәис Гомәров Актүбә, Петровский һәм Бөгелмә кишәрлеге урманчылыклары территориясендә башкарылган язгы урман культуралары эшләренең сыйфатын бәяләде, урман питомнигын, теплицаны карады һәм урманны тәрбияви кисү барышы белән танышты. Җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова һәм урман хуҗалыгы директоры Сәгыйд Абдуллин аңлатмалар бирде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре 62,4 га мәйданда урман культуралары утырткан, 37,6 га мәйданда урман үрчетү һәм 52,5 га мәйданда саклагыч урман утыртмаларына нигез салу эшләрен башкарган.

Баулы районында Рәис Гомәров урманнарны торгызу, урман үрчетү, янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу һәм яңарту, шулай ук балаларны савыктыру лагере янындагы урман фонды территориясендә ликвидсыз агачларны җыештыру буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерде. ТР "Баулы урманчылыгы"ДКУ җитәкче-урманчысы Марат Бикбулатов хәбәр иткәнчә, агымдагы елда урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан 67 га мәйданда урман культуралары утыртылган, 0,6 га урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылган. 83 км яңа минераллаштырылган полоса салынган һәм булганнарына 264 км озынлыгында тәрбия эшләре уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International