ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Свердлау өлкәсендә Сабантуй бәйрәмендә катнашты

2019 елның 15 июне, шимбә

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Свердлау өлкәсенең Березовка шәһәрендә Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Ул бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

Министр, үз чиратында, Сабантуй гомумхалык, яраткан бәйрәм булып тора, дип тә өстәде. "Сабантуй бәйрәме элек-электән барлык халыкларның тынычлык, татулык һәм дуслык, хезмәт сөючәнлек һәм кунакчыллык символына әверелде, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Сезнең аны инде юбилейлы – 30 нчы ел бәйрәм итүегез сөендерә".

Бәйрәм иҗади коллективлар катнашында бай мәдәни-күңел ачу программасы белән үрелеп барды, төрле конкурслар, уеннар һәм спорт ярышлары үткәрелде: билбау көрәше, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү һ.б.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Сабантуй Россия Федерациясенең 56 төбәгендә һәм 29 якын һәм ерак чит илдә узачак. Свердлау өлкәсендә аны 39 шәһәр һәм торак пунктында билгеләп үтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International