Министрлыкта Татарстан белән Казакъстан хезмәттәшлегенең киләчәге турында фикер алыштылар

2019 елның 19 октябре, шимбә

Бүген Министрлыкта ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров бу илнең Премьер-министры урынбасары Роман Скляр җитәкчелегендәге Казакъстан Республикасы делегациясе белән очрашты. Анда ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге директоры Руслан Газизов, "Кедр" сәүдә йорты" ҖЧҖ генераль директоры Александр Бахтин һ.б. катнашты.

Кунакларны сәламләп, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров делегацияне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы һәм тармак белгечләре алдында торган өстенлекле бурычлар белән таныштырды. Ул "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыруның барышы, Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең урман питомниклары, үстерелә торган утырту материалының ассортименты һ.б. турында сөйләде.

Алга таба Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге директоры Руслан Газизов һәм "Кедр" сәүдә йорты" ҖЧҖ генераль директоры Александр Бахтин чыгыш ясады, алар үз эшчәнлекләренең юнәлешләре турында сөйләде.

Очрашу барышында Казакъстан Республикасы шәһәрләрен һәм торак пунктларын төзекләндерү һәм яшелләндерү, Татарстаннан утырту материалы белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International