ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе үткәрде, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чарада министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында дәүләт урман күзәтчелеген тормышка ашыру, санитар-савыктыру чараларын үткәрү, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, республика предприятиеләренә агач ташу, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын эшләү, дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы законнарын үтәү турында һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.

Докладларны тыңлаганнан соң, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хезмәткәрләрне урман законнарын бозу очракларын ачыклауны һәм кисәтүне көчәйтергә чакырды. "Дәүләт урман күзәтчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча конкрет тәкъдимнәр эшләп кенә калмыйча, куелган бурычларны үтәү срокларын да билгеләргә кирәк, – диде министр. – Хәзер бу аеруча актуаль, чөнки бер айдан соң "Чыршы" ведомствоара оператив-профилактик чарасы башланып китәчәк.

Шуның белән берлектә, Равил Кузюров "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә дә тукталды. Ул Министрлык белгечләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм махсус урман хуҗалыгы һәм урман янгыннары техникасы сатып алу буенча бурычларның үз вакытында үтәлүе хакында билгеләп үтте.

Киңәшмә ахырында министр ТР Урман фонды дәүләт мәгълүмат системасын эшләүгә һәм мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә кагылышлы йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International