Министрлыкта башлангыч һөнәри берлек оешмасының хисап җыелышы узды

2020 елның 20 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасының хисап җыелышы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Җыелышта Министрлыкның башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе, оештыру эшләре бүлеге башлыгы Наталья Тюкаева һәм һөнәри берлекнең ревизия комиссиясе рәисе, милек белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Нияз Имамиев чыгыш ясады.

Наталья Тюкаева 2019 елда Министрлыкның башлангыч һөнәри берлек оешмасы комитеты эше турында сөйләде. Ул һөнәри берлек әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтүнең гамәлгә ашырылган чаралары, уздырылган конкурслар, спорт, мәдәни-массакүләм чаралар һ.б. турында сөйләде.

«Узган елның 24 нче декабрендә Министрлык һәм Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы арасында 2020-2022 елларга тармак килешүе имзаланды, – дип искәртте Наталья Тюкаева. – Әлеге тармак килешүендә хезмәт һәм ял режимы, хезмәтне саклау, хезмәткәрләрне әзерләү һәм өстәмә һөнәри белем бирү, дәүләт граждан хезмәткәрләренә, Министрлык карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә социаль гарантияләр һәм компенсацияләр турындагы нигезләмәләр чагылдырылган».

«Һөнәри берлекнең девизы – «Безнең көч – бердәм булуда», шуңа күрә безнең һөнәри берлек комитеты коллективны берләштерү бурычын куя. Без барлык хезмәткәрләрнең дә һөнәри эшчәнлектә генә түгел, ә комитет һәр хезмәткәр тормышында катнашсын, проблемаларны хәл итәргә булышсын өчен, көндәлек тормышта да бердәм булуын телибез», – диде ул.

Нияз Имамиев 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча Министрлыкның башлангыч һөнәри берлек оешмасының ревизия комиссиясе хисабын тәкъдим итте.

Алга таба РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасының XXXI хисап-сайлану конференциясенә делегатлар тәкъдим ителде һәм бу хакта фикер алышынды. Делегат итеп бертавыштан Министрлыкның башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Наталья Тюкаева сайланды.

Министр урынбасары Рәис Гомәров Министрлыкның башлангыч һөнәри берлек оешмасының 2019 елдагы эшчәнлегенә уңай бәя бирде. «Без рәисне сайлап ялгышмадык, ул бик актив безнең. Быел да эш темпларын киметмәүегез сорала. Гомумән алганда, без аралашу өчен һәрвакыт ачык һәм һөнәри берлек эшен яхшырту буенча теләсә нинди фикерне яки тәкъдимне тыңларга әзер», –  диде җыелышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Рәис Гомәров.

Чара ахырында Министрлыкның һөнәри берлек оешмасының алдынгы әгъзаларын бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International