Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә. Чара кысаларында кичә, 31 майда, «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан Зәй урманчылыгының Кушник кишәрлеге урманчылыгының 78 нче кварталында һәм Өргәнчә кишәрлегенең 9 нчы кварталында янгын тематикасына 2 яңа мәгълүмат тактасы урнаштырылган.
«Урман янгыннарына каршы пропагандалау эшенә урман кишәрлекләрен арендалаучылар да өлеш кертә, – ди «Зәй урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Татьяна Вахтерова. – Шушы көннәрдә «Бөгелмә урман комбинаты» ҖЧҖ белгечләре Зәй кишәрлеге территориясендә 3 данә күләмендә аншлаг урнаштырды».