ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе үткәрде

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар министрга урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау,тоту өчен исәпләнгән урман диләнкесен үзләштерү, республика предприятиеләренә агач ташу, Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыру, дәүләт телләре турындагы законнар үтәлеше һ.б. турында сөйләде.

Докладларны тыңлаганнан соң, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хезмәткәрләргә федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен цифрлы рәвешкә күчерү, санитар-савыктыру чараларын үтәүгә бәйле кайбер йөкләмәләр бирде.

«2021 елда Россия Федерациясендә урман комплексын цифрлы трансформацияләү курсы алынды. 1 июльдән үк без урман патологиясен тикшерү актларын, урман декларацияләрен, урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм яңадан торгызу турындагы хисапларны бары электрон рәвештә генә кабул итәргә тиеш, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Бу юнәлештә эшне көчәйтергә, Министрлык тарафыннан башка дәүләт хезмәтләрен цифрлы рәвештә күрсәтүне регламентлаучы документларны эшләргә һәм расларга кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International