Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слетына багышланган икенче көннең программасы бай иде

2021 елның 30 июле, җомга

Бүген «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слетына багышланган чаралар оештырылды. Аларның берсе мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм кураторлары өчен «Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру» һәм «Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү» темаларына түгәрәк өстәл булды. Чарада докладлар белән «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиадалар үзәге» ДАҺБУ методисты Ольга Аввакумова һәм республиканың мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәл барышында мәктәп урманчылыклары өчен яңа белем бирү программаларын эшләү мәсьәләләре, укучылар белән эшләү формалары һәм методлары турында фикер алыштылар.

Мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр өчен янгыннарны сүндерү, агачтан бизәкләр ясау, чыбыктан әйберләр үрү, табигый материаллардан уенчыклар ясау буенча мавыктыргыч мастер-класслар үткәрелде.

«Бик кызыклы һәм бай программа, миңа барысы да ошый, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Арча районы Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Табигать варислары»  берләшмәсендә катнашучы Ильяс Галимов. – Янгын куркынычсызлыгы буенча мастер-класс аеруча таң калдырды. Мин элегрәк үзем өчен таныш булмаган, урман янгыннарын сүндерү өчен билгеләнгән күп инструментлар һәм җайланмалар күрдем».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International