Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Чарада төп доклад белән коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы зат, дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова чыгыш ясады.

Эльвира Зыятдинова утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган, коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турындагы белешмәләрне анализлау йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе әзерләгән күзәтүләр белән таныштырды һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы тору торышы турында уздырылган социологик тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

«Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру бу елның 1 сентябреннән 1 октябренә кадәрге чорда Министрлыкның рәсми сайтында үткәрелде, анда барлыгы 1227 кеше катнашкан, – дип билгеләп үтте ул. – Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләренең коррупция схемаларында катнашу ихтималлыгы түбән дәрәҗәдә дип бәяләнә».

Утырыш ахырында ТР урман хуҗалыгы министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең 2022 елга эш планы каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International