Кама Тамагы районында 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Кама Тамагы штп администрациясе бинасында «Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек барышы турында» темасына киңәшмә узды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Утырышта муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов, район учреждениеләре, оешмалары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул 2021 елда Тәтеш урманчылыгының Кариле кишәрлеге территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр һәм бу елга төп бурычлар турында кыскача сөйләде.

«Хәзерге вакытта 2022 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына актив әзерлек бара, – дип билгеләп үтте Ранил Рәхмәтуллин. – Тәтеш урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү планы эшләнде, урманнарны янгыннардан саклау буенча чаралар планы эшләнде, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча актив агитация-аңлату эшләре алып барыла».

«Шулай ук 6 ирекле янгын сүндерү дружинасы формалаштырылды, урманнарны җир өстендә патрульләү маршрутлары һәм тәртибе расланды, шул исәптән 3 маршрут – Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә, – дип өстәде Ранил Рәхмәтуллин. – Янгын куркынычы янаган чор башланганчы белгечләр «Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы. Урман янгыннарын сүндергәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» программасы буенча өйрәнүләр узачак.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров урманчылык белгечләренә урман кишәрлекләрен патрульләү, урманнарны торгызу эшләренә бәйле кайбер йөкләмәләрне  бирде. «Урманнарга янәшә урнашкан кишәрлекләргә ия булып яисә алардан файдаланучы затларга аларны коры үлән үсемлекләреннән арындыру яки урманнарны янгынга каршы минераллаштырылган полосалар яки янгынга каршы башка төрле киртәләр белән аерып чыгару зарурлыгына аерым игътибар бирергә кирәк, – дип ассызыклады министр. – Безнең уртак бурыч – урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорны гадәттән тыш хәлләрсез генә уздырып җибәрү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International