Әгерҗе урманчылыгының кишәрлек урманчысы Фәрит Нигъмәтуллин «Урманчы һөнәре» дигән темага дәрес үткәргән

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ Красный бор кишәрлеге урманчысы Фәрит Нигъмәтуллин Әгерҗе муниципаль районының «Ласка» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Урманчы һөнәре» темасына дәрес үткәргән.

Дәрес барышында Фәрит Нигъмәтуллин укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарылган эшләр, урман профилендәге һөнәр төрләре һәм яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары турында сөйләгән.

«Хәзерге заман урманчысы үз эшчәнлегендә смартфоннар, планшетлар, квадрокоптерлар һәм башка җиһазларны куллана, – дип билгеләп үткән ул. – Урман хуҗалыгында бары тик урманны, табигатьне чын күңелдән яраткан кешеләр генә эшли ала».

Кишәрлек урманчысы Лубян урман-техник көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында уку шартларына тукталган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International