Лубян урман-техник көллиятендә «Татарстан – күп милләтле!» этнофестивале булып узган. Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында оештырылган.
Этнофестивальнең максаты – Россия халкының күп милләтлелеге һәм мультимәдәнилеге белән танышу, милли традицияләрне саклау, бердәмлекне ныгыту һәм ил территориясендә яшәүче төрле халыкларны һәрьяклап якынайту.
«Баштарак җирәбә салу үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча барлык уку төркемнәренә милләтләр бүлеп бирелде, – дип сөйләде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Сираҗетдинова. – Этнофестивальнең үзендә балалар милли костюмнар күрсәттеләр һәм халык биюләрен башкардылар».
«Чара студентларны берләштерде һәм бик күп уңай эмоцияләр бирде», – дип өстәде ул.