«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре феромонлы тозаклар кулланып, зарарлы организмнар популяциясен күзәтү эшенә керешкән. Шулай итеп, белгечләр Лубян һәм Буа урманчылыклары урман фонды территориясендә – кара чыршы мыеклачы, Кайбыч урманчылыгы территориясендә яшел имән яфрак төргече санын исәпкә алу өчен феромон тозаклары урнаштырганнар.
Күзәтүләр бу елның май-август айларында башкарылачак. «Бөҗәкләрне җәлеп итүче синтетик феромоннар – табигый матдәләр аналогларын кулланудан гыйбарәт феромон күзәтчелеге дәүләти урман патологиясе мониторингы системасында мөһим урын алып тора, – ди филиал директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова. – Махсус тозакларга урнаштырылган фермоннар куркыныч төр корткычларның популяцияләре күпләп үрчи башлауны үз вакытында билгеләргә мөмкинлек бирә, аларның чамадан тыш артуы урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышына хилафлык китерергә мөмкин».